Балык - Бистәсе сыерлары район урамннарына сәяхәткә чыкканнар
Җәмгыять

Балык - Бистәсе сыерлары район урамннарына сәяхәткә чыкканнар

Җәй җиттеме,район үзәге ,авыл урамнарында караучысыз , Тукай әкиятендәге кебек үз көнен үзе күреп йөрүче сыер,сарык,кәҗәләр күренә башлый.

Узган ел тәмам теңкәгә тигән иде ул маллар. Җиде - сигез хуҗаның сыеры ,сарык ,кәҗәләре даими рәвештә диярлек поселок урамнары буйлап утлап йөриләр иде.

Быелда бер сыер хуҗасына,ике эт тотучыга карата шикаять - мөрәҗәгать керде, - диде шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Вәлиев.- Кайберәуләре минем хайваннар түгел дип ,икенчеләре арканнан ычкындырганнар дип акланалар инде. Без әлегә мондый ваемсыз хуҗаларны кисәтү белән чикләнәбез.

Әйтеп - әйтеп тә аңламасалар административ җаваплыкка тартудан башка чара калмый инде.Иске Арыш ,Олы Елга,Казаклар, Корноухово һәм башка авылларда да караучысыз иген басуларында ,шәхси бәрәңге бакчаларында урамнар да йөрүче маллардан зарланалар.Мондый хуҗасыз малларны урлау,машина белән бәрдерү очраклары да булды югыйсә.Әле шушы көннәрдә генә Балык - Бистәсе үзәгендә чылбырлы арканын сөйрәп йөрүче сыер юл читендә торучы җиңел машинага шактый зыян китерде.

Хуҗасы сыерны арканлаган җирдән ычкындырганнар дип аклана инде. Бәлки шулайдыр да. Әмма хәзер аңа сыеры урамда караучысыз йөргән өчен административ җаваплылык өстенә,машинага килгән зыянны да капларга туры киләчәк.

Марат Вәлиев әйтүенчә, сыер- кәҗәләрне ,чокырлы елгалыклар да ,посадка буйларында арканлап кую рөхсәт ителә.Әмма ул ычкынмаслык булырга ,даими күзәтү астында тотылырга тиеш.

Тагын бер мәртәбә ваемсыз хуҗаларның исләренә төшерәбез : Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә терлекләрне караучысыз урамда йөртүчеләргә карата беренче тапкыр 2000 нән 3500сумга кадәр штраф каралган.

Ә инде алар малларын урамда йөртүләрен дәвам итсәләр 3500дән 5000сумга кадәр штраф туләргә туры киләчәк.

Ә административ комиссия каршына басып йөзең кызармасын дисәң, җәйге чорда терлекләрне махсус билгеләнгән урында көтәргә,арканда тотарга,яки абзарда ,утарда асрага кирәк.

Илгиз Шакирҗанов

фотоMosregtoday.ru


Нет комментариев