Балык Бистәсе  районында юлларның яхшыруында  аларның өлеше зур
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында юлларның яхшыруында аларның өлеше зур

"Русремстрой"җәмгыяте быел бишенче елын районыбыз биләмәсендә юл төзү белән шөгыльләнә.

Әлеге җәмгыять юлчылары районыбыз үзәгендә һәм авылларда быел 30 урамга асфальт түшәделәр. Саннарга күз салганда, барысы 14 километр юл яхшырды дигән сүз бу. Үзләренә йөкләнгән эшне яхшы сыйфатлы итеп башкаруда коллектив уңганнары Сергей Шутов (асфальт түшәүче), Валерий Кошкин (катоклаучы), Анатыш авылы егете Николай Маслаков (юл төзелеше хезмәткәре) кебек егетләрнең хезмәт өлешләре күләмле. Аларның һәркайсы үз эшләренең чын осталары. Якташыбыз Николайның әтисе Михаил дәдәй дә озак еллар дәвамында район юл төзелеше идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эшен бүген улы уңышлы төстә дәвам иттерә.

Нет комментариев