Аның турында танышлары, авылдашлары, күрше - күләннәре батыр, кыю, эш сөючән, тәвәккәл, уңган - булган, киң күңелле, нык ихтыярлы, диләр. Шулай анысы... Ләкин шул ук вакытта нечкә күңелле нәфис зат та әле ул. Тик, тормышындагы иң авыр көннәрне ничек кичерергә дә, дөньясына кул селтәми ничек яшәргә, дип, баш ваткан чакларның;...
Сүзем Чирмешән авылында гомер итүче Шакирҗанова Рабига Зиннәт кызы турында. Әле шушы көннәрдә без аны Корноухово җирле үзидарә советы вәкилләре белән берлектә 80 яшьлек күркәм юбилее белән котлап кайттык.
Рабига апа Түбән Ырга авылында дөньяга килә. Әтисе Зиннәт сугыштан әйләнеп кайтмый. Әнисенә әтисез калган ике баласын ялгызы гына аякка бастырырга туры килә. 7 классны яңа бетергән 12 яшьлек Рабига колхозга учётчик булып эшкә урнаша. Авыл, колхозлар гөрләп торган еллар. Рабига да иләс - миләс уйларга бирелеп, буй җитмәслек хыяллар утында янмый. Үз юлында күрше Чирмешән авылы егете Габделкаюмны очрата. 20 яшендә тормышка чыга ул. Кечкенә генә йортта кайнана - кайната, каенсеңел, каенэнекәш белән бергә яшәячәге дә куркытмый аны. Эшчән, уңган, тәмле телле була шул ул. Ишегалды тутырып мал - туар асрыйлар, шуңа өстәп колхоз эше дә авыл хезмәтчәннәренең җилкәсенә төшә. 1958 нче елда Фәридәсен таба Рабига апа, ә 1961 нче елда Габделкаюмына булышчы булыр, дип - Касыймына тормыш бүләк итә. 1969 нчы елда бәхетләрен тагын да тулыландырып, Миннехан дөньяга килә. Колхоз таркалганчы, колхозда бил бөгеп хезмәт куя алар. 9 ел сөт җыючы булып, колхоз таралгач, 30 елга якын медпунктта санитарка булып эшли. Ул елларны яшь аралаш сагынып искә ала Рабига апа:
-Медпунктта эшләвем күп нәрсәгә өйрәтте мине. Укол салырга, яраларны бәйләргә, хатта теш алырга да шушында өйрәндем. Гомер буе, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормадым, уколын да кададым, тешен дә алдым, гәрчә кайберәүләргә бу бик ошап бетмәсә дә, - ди ул күңелендәге хатирәләрен яңартып.
(Язманың тулысынча варианты газетабыз битләрендә.)
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Нет комментариев