Балык Бистәсе район прокуратурасы мәктәп автобусларының торышын тикшерде
Җәмгыять

Балык Бистәсе район прокуратурасы мәктәп автобусларының торышын тикшерде

Балык Бистәсе районы прокуратурасы ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә сигез мәгариф учреждениесенең эшчәнлегендә юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. "Балык Бистәсе ПАТП"сы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 8 муниципаль контракт нигезендә укучыларны йөртү буенча хезмәт күрсәтә.

Тикшерү барышында 4 мәктәп автобусында ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе җиһазларының төзек булмавы ачыкланды. Кайбер автобусларда янгын сүндергечләр, аптечкалар юк. "Дети" знагы куелмаган, йөртүчене чакыру кнопкасы эшләми, автобуслар җәйге көпчәк белән файдаланыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Балык Бистәсе ПАТП"сы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорына ачыкланган кимчелекләрне бетерү, аларга юл куйган урындагы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә ( представление) бирелде.

Автор:Илгиз Җәмәлиев.

фотоnewsregions.ru


Нет комментариев