Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район кулланучылар җәмгыяте товар әйләнеше буенча лидерлар рәтендә

Татарстан кулланучылар җәмгыятенең узган 2016 елда эшчәнлеге 20,5 млрд сум дип бәяләнә. Бу хакта бүген Татарстан кулланучылар берлеге утырышында әлеге ведомство җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, районнардагы кооперативлар тарафыннан 7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал сатып алынган. Берәмләп сату нокталары аша 9,7 млрд сумлык товар сатылган. 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, былтыр бу өлкәдә үсеш 7 процент тәшкил иткән.Әлеге уңай саннарда балыкбистәлеләрнең дә өлеше.Мәхмүт Фаттахов Балык Бистәсе район кулланучылар җәмгыятен лидерлар рәтендә атап үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/27/133951/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев