Балык Бистәсе район башлыгы Илхам Валеев районыбыз автотранспортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илхам Валеев районыбыз автотранспортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Илхам Валеев районыбыз автотранспортчыларына үзенең тәбрикләмәсен юллады. Анда мондый юллар бар."Көндәлек тормышыбызда сез районыбызның икьтисадый һәм социаль йөзен үзгәртүдә иң мөһим һәм ышанычлы урыннарны билисез.Һәр бер яңа туган көннең язмышы сезнең тырыш хезмәтегезгә бәйле. Районыбызда эшләп килә торган кайсы тармакны гына алсак та, анда...

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Илхам Валеев районыбыз автотранспортчыларына үзенең тәбрикләмәсен юллады. Анда мондый юллар бар."Көндәлек тормышыбызда сез районыбызның икьтисадый һәм социаль йөзен үзгәртүдә иң мөһим һәм ышанычлы урыннарны билисез.Һәр бер яңа туган көннең язмышы сезнең тырыш хезмәтегезгә бәйле. Районыбызда эшләп килә торган кайсы тармакны гына алсак та, анда автотранспортчыларыбызның фидакарьлеге ярылып ята. Димәк, сез безнең иң ышанычлы хезмәткәрләребез булып торасыз. Барыгызга да юлларыгызда иминлек, эшләрегездә олы уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет - куанычлар, һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек телим" диелә котлаунамәдә.

Автор Идрис Аметов.


Нет комментариев