Балык Бистәсе Олы Мәшләк авылында өлкәннәрне котладылар
Җәмгыять

Балык Бистәсе Олы Мәшләк авылында өлкәннәрне котладылар

Зур Мәшләк авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне авыл мәдәният йортына " Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәмгә чакырдылар.

Бәйрәмне оештыручылар алар өчен бик кызыклы үзгә программа тәкьдим иттеләр.Чарада һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар яшьлекләренә кайтып килделәр: җырларны искә төшерделәр, төрле борынгы уеннарда катнаштылар, үткәннәен хәтердә яңарттылар. Бер мәлгә гел дә өлкән яшьтә булуларын онытып тордылар ,хәтта. Инде чәй табыны алар өчен җылы әңгәмәләр мәҗлесенә әверелеп китте. Бушанды күңелләре, ачылды йөрәкләре, тулыланды күңелләре өлкәннәрнең. Әлеге бәйрәм чарасын уздыруда авылның мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре зур өлеш керттеләр.

Әлфия Дәвлетшина.

Автор фотолары.


Нет комментариев