Бу ялларда районыбыз халкы милли бердәмлек бәйрәме- Сабантуйларны каршыларга җыена. Бергәләшеп мәйдан колачында үткәннәрне барлау, уңышларга нәтиҗә ясау, көчеңне,талантыңны күрсәтү элеккегедән килгән матур, күркәм сыйфатларыбыз. Бу уңайдан безнең хәбәрчебез район башлыгы Илһам Госман улы Валеев белән традициягә кергән бәйрәм әңгәмәсе үткәрде.
-Илһам Госманович, бәйрәмебезнең исеме "сабан" сүзе нигезеннән алынгангамы, әңгәмәбезне быелгы сабан нәтиҗәләреннән башлап җибәрәсе килде?
-Яз соңлабырак килсә дә, сабанда башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе һәммәбезне куандырыр дип уйлыйм. Район җитәкчеләре,фермерларыбыз белән барлык чәчүлекләрне карап чыктык. Мул уңыш вәгьдә итүче кырларыбыз аз түгел. Быел уңыш җыеп аласы мәйданыбыз 78 мең гектар тәшкил итә , шуның 44 мең гектары бөртекле культуралар. Парга калдырылган җирләрдән башка, бер генә гектар да буш, эшкәртелмичә калган кишәрлекләребез юк. Быел да экономик файдалы культуралар игүгә зур өстенлек бирдек. Көнбагыш, рапс, кукуруздан югары табыш алу гадәти хәлгә әверелеп бара.
-Әлеге бәйрәмнең күрке -кыр, мәйдан батырларын данлыйбыз, аларның исемнәрен халыкка ирештерәбез. Бу җәһәттән, кемнәрне телгә алып китәр идегез?
- Сабантуй мәйданында йөздән артык авыл хуҗалыгы алдынгысы, төрле тармакларда олы җиңүләргә ирешүчеләр, республикакүләм танылган спортчылар, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләргә җыенабыз.Бәйрәмгә җыелучылар аларны күрерләр, аларны алкышларга күмәрләр дигән ышанычта калыйк. Инде районыбызның әйдаман хуҗалыкларына тукталганда, иң беренчеләр рәтендә "Азык-төлек корпорациясе","Кулон Агро","Масловский","Зюзино", "Кама Агро","Логос" кебек эре хуҗалыкларны, "Шәмсетдинов ","Габитов","Габдриев" фермерлык хуҗалыкларын аеруча мактап телгә аласым килә. Аларның бүгенге яшәеш индикаторы- тотрыклы үсеш, бер урында таптанмау һәм дә югары уңышлар. Сүз дә юк, уңышларның нигезендә, башында хезмәт кешеләребез тора.
-Илһам Госманович, ике Сабантуй арасында балыкбистәлелләрнең республикакүләм җиңүләре, танылу очраклары аз булмады. Шуларның кайсыларын аеруча горурланып атарга булыр иде? Районыбыз авыл хуҗалыгы буенча республикада унтугызынчы баскычка күтәрелде, ә гаилә фермалары төзү рейтингында беренче бишлеккә керде. "Агрохимсервис" коллективы коллегалары арасында республикада беренче булды. Район кулланучылар җәмгыяте, район үзәк хастаханәсе, мәдәният бүлеге беренче өчлеккә керә алдылар. Дәрәҗәле бәйгеләрне отып алтын медальләргә ия булган укчылар, бадминтончылар, көрәшчеләребез шактый күп булды. Районның футбол буенча җыелма командасы беренче лигага күтәрелеп бүгенге көннәрдә республика чемпионатында җиңүләре белән сөендереп килә. Узган ел алар икенче лиганың чемпионнары исеменә лаек булган иделәр. "Йолдызлык" фестиваленең Грант-При ияләре-"Рапсодия" һәм Халыкара конкурслар лауреатлары-"Камские звеэдочки" бию коллективлары инде Рәсәй, дөньякүләм сәхнәләрдә чыгышлар ясый башладылар. Гадәти генә авыл районы өчен зур уңышларыбыз дияр идем мин боларны.
-"Русский Мрамор" аша да Балык Бистәсен танучылар артканнан арта бара бит әле?
- Әйе соңгы вакытларда "Русский Мрамор" җитештергән продукциягә дөнья базарында сорау көннән-көн арта бара. Бу елның биш аенда гына да коллектив көче белән 340 миллион 280 мең сумлык продукция җитештерелде, 4306 баш мөгезле эре терлек эшкәртелеп, 83 төр прдукция сыйфатында сатуга чыгарылды. Аларның продукциясе хәзерге вакытта илебезнең 12 шәһәренә озатыла. Бүгенге көнгә биредә 120 эш урыны булдырылды. Инде безне сөендереп, Күгәрчен янәшәсендә әлеге производство үзәгенең икенче чираты төзү планлаштыра. Шул нигездә, эшче көчләрнең, җитештерүнең күләмен икеләтә арттыруга йөз тоталар.
-Илһам Госманович, соңгы елларда дәүләт программалары кысаларында берничә дистәләгән яңа, заманча обҗектлар сафка басты. Быел да районыбызда халкыбызны куандырырлык шактый күләмле программалар дәвам итә.
-Дәвам итә генә түгел, 18 программаның инде яртысыннан артыгын тормышка ашырырга өлгердек. Дүрт күпкатлы йортка ремонт үткәрелде, өч универсаль спорт мәйданчыгы , Кульга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешен төгәлләдек. Якын вакытларда аларны файдалануга тапшырачакбыз. Корноуховода яңа мәдәният йорты, Котлы Бөкәштә авыл җирлеге бинасы төзелә,алары да түбә астына керделәр, биредә хәзер эчке эшләр бара. Күгәрчендә авыл мәдәният йорты , Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбе капиталь яңартылалар. Моннан тыш, депутатларыбыз-Альберт Фахретдинов, Дмитрий Самаренкин, Ирек Богоусовский, Михайл Сыровацкий һәм "Каздорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Равил Гарипов ярдәмендә райн халкы өчен зур эшләр башкарыла, гамәлләр кылына, көндәлек ихтыяҗдагы обьектларга нигез салына.
-Соңгы киңәшмәләрнең берсендә: "Асфальт кермәгән авыл калмый да инде, соңгыларында эшләр бара",- дигән идегез?
-Чынлыкта шулай бит инде.Чыпчык кына очар Тулуш,Ырга авыллары узган ел юллы булдылар. Быел күптәнге проблемалы нокталарда-Чирмешән белән Яншыкка асфальт юл керәчәк, икесе дә яңа күперле дә булачаклар.Трой-Урай күпере дә яңадан ремонтланды, авылга яңартылган асфальт юл кереп килә. Шунысын горурланып телгә алырга була, инде урамнарына тулысынча каты катлам түшәлгән авылларыбыз да ишәюгә бара. Бу сезонда гына район үзәгенең 4 урамына асфальт, каты катлам түшәлде. Эшләр тагын 6 урамда дәвам итә.
-"Хыялсыз кеше-канатсыз кош" дигән канатлы әйтем бар. Район якын киләчәккә нинди максатларда яши? Бәйрәм рухында аларның да кайберләрен атап үтиек инде?
-Районда туризмны җәелдерү буенча шактый кызыклы проектлар булдырдык, аларны тормышка ашыруга ныгытып алынырга исәплибез. "Кулон Агро" җәмгыяте тагын 500 башка мөгезле эре терлек комплексы төзергә алына."Русский Мрамор" производство үзәгенең икенче чираты төзелеше күәтләнер дип өметләнәбез. Иске сөт-май комбинаты урынына яңасын торгызырга теләге булган инвестор барланды."Каздорстрой" район территориясендә күәтле юл сервизы комплексына төзи башлаячак.
-Илһам Госманович, инде бәйрәм белән котлар минутлар да килеп җиткәндер?
-Район халкына, аларның туганнарына, якыннарына, иң элек тән тазалыгы, акыл саулыгы телим. Бүгенге катлаулы, әмма кызыклы заманда зирәклегебезне югалтмыйча, кыенлыкларга бирешмичә, оптимистик рухта яшәсәк иде. Бүгенге бәйрәм күтәренкелеге күңелләребезне матур, якты өметләргә әйдәсен дигән теләктә калам. Бәйрәмнәребез мөбәрәк, табыннарыбыз түгәрәк, бай нигьмәтле булсын!
Әңәмәне Вазыйх Фатыйхов язып алды.
Нет комментариев