Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Корноухово авылында Рәсәй флагы көнен билгеләп узганнар

22 нче август Рәсәй флагы көне буларак билгеләп үтелә.

Президент указы нигезендә кабул ителеп, инде 1994 нче елдан бирле уздырылып килүче әлеге чарадан без - татарстанлылар да читтә калмыйбыз. Һәр ел саен Ватаныбызга хөрмәт йөзеннән, нинди дә булса чара үткәрергә тырышабыз. Быел да әлеге көн искәрмә булмады. Бу көнне Корноухово мәдәният йортында балалар өчен "Минем Ватаным нинди төстә?" дип исемләнгән чара үткәрелде. Теоретик һәм практик өлештән торган әлеге чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч төстә үтте. Бәйрәмнең теоретик өлешендә балалар белән Рәсәйнең дәүләт символлары, эшлекле кешеләре турында сөйләштек, табышмакларга җаваплар эзләдек, бергәләшеп кроссворд чиштек. Ә инде чараның икенче - гамәли өлеше балаларны төрле мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итте. Балалар Рәсәй флагындагы төсләрдән торган предметларның исемнәрен барладылар, кулларын кәгазъ битенә төшереп, шулардан Рәсәй флагы ясадылар, туп һәм кеглилар ярәмендә боулинг уйнап ярыштылар, һава шарлары очыртып та уйнадылар. Балалар төрле чараларны көтеп ала бездә. Чара беткәч тә, тиз генә таралышырга ашыкмады үзләре. Бергәләшеп фотога төшү бүгенге чарага нокта куйды.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев