Балык Бистәсе балыкчыларын юкка боз да куркытмый
Безнең балыкчылар Камада боз ката башлаганны көтеп кенә торалар . Калынмы ул, юкамы, кешене чыдатамы, юкмы-карап торыш юк инде. Узган якшәмбе көнне дә дистәләрчә балыкчы боз өстенә сибелгән иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куеп юка бозга керүче балыкчыларны кисәтү максатыннан елга буенда рейд үткәрелде. Балык Бистәсе шәһәр...
Безнең балыкчылар Камада боз ката башлаганны көтеп кенә торалар . Калынмы ул, юкамы, кешене чыдатамы, юкмы-карап торыш юк инде. Узган якшәмбе көнне дә дистәләрчә балыкчы боз өстенә сибелгән иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куеп юка бозга керүче балыкчыларны кисәтү максатыннан елга буенда рейд үткәрелде. Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов, янгын-коткару гарнизоны начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Столяров, ОСВОДның район бүлеге рәисе Евгений Ненастьев балыкчылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Балыкчылар бозның җитәрлек кадәр нык булуын исбатларга тырышсалар да, аларга сак булырга, үзләре белән кесә телефоннары, озын җепләр алырга киңәш иттеләр. Балыкчыларның күбесе аларның киңәшләренә колак салып боз аеруча калын, нык булган җирләрдә-яр буенда, бер-берсеннән берничә метр ераклыкта урнаштылар. Дөрес, берничә " батыры" елганың уртасына ук кереп кармак салганнар иде. Ә анда көчле агым булганлыктан боз тиешле калынлыкта катмаган бит әле. Рейдта катнашучылар балыкчыларга боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр дә тараттылар.
Балыкка ялгыз бармагыз, үзегез белән озын җеп , трос алыгыз. Бер урында күпләп җыелып утырмагыз, бозның чыдатмау ихтималы бар.
Боз ярылган очракта паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Кулларыгызны як-якка җәеп боз кырыена ябышырга, гәүдәгезне горизонталь хәлдә тотарга тырышыгыз. Кычкырып ярдәмгә чакырыгыз! Боз кырыена күкрәгегез белән шуышып менәргә тырышыгыз, аннары башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдатса үзегез кергән якка шуышыгыз. Судан чыккач, якындагы торакка, бинага ашыгыгыз. Югыйсә, аңны югалту, өшү ихтималы зур.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев