12 декабрь 2017 яңалыклары
-
Исламия Мәхмүтова оныгын армиягә озатканда нигә еламаган?
Бүген Исламия Мәхмүтова үзенең иң олы оныгы Ришатны хәрби хезмәткә озатты. Дөрес, булачак солдат әле Казанда, ә 13 декабрь көнне аларны Ульян өлкәсенә алып китәчәкләр. Ришат Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары - Татарстан Республикасының атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновның бердәнбер улы. Үзе ике кыз бала үстергән Исламия...
-
Чәчне ныгыту өчен КИҢӘШЛӘР
Борынгы Мисырда кавыктан, чәч коелганнан түбәндәге рецептны кулланганнар. Ике имбир тамырын угычта уып, суын сыгып алырга да аңа өч аш кашыгы кунжут мае белән берничә тамчы лимон согы кушарга. Барлыкка килгән катнашманы баш тиресенә сыларга һәм 15-30 минут тотарга. Атнасына өч тапкыр кабатлагыз. Катнашманың калганын суыткычта да сакларга була. Чәчне...
-
Балык Бистәсе балыкчыларын юкка боз да куркытмый
Безнең балыкчылар Камада боз ката башлаганны көтеп кенә торалар . Калынмы ул, юкамы, кешене чыдатамы, юкмы-карап торыш юк инде. Узган якшәмбе көнне дә дистәләрчә балыкчы боз өстенә сибелгән иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куеп юка бозга керүче балыкчыларны кисәтү максатыннан елга буенда рейд үткәрелде. Балык Бистәсе шәһәр...
-
Айгөл Мильштейн: Әллә ул ашыкты, әллә мин соңга калдым...
Мәскәүдә яшәүче актриса Айгөл Мильштейн Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновтан җыр алган, дөресрәге Зөфәр әфәнде Айгөлгә аны бүләк иткән. Айгөл бу җырны шулай ук Мәскәүдә яшәүче танылган артист белән җырлаячак.
-
Коточкыч! Яңа туган баласын саткан!
Уфада яшәүче хатын шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.
-
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә “ Шагыйрьләр данлаган туган ягым” дип исемләнгән шигърият фестивале булып узды
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә гимназия укучылары катнашында " Шагыйрьләр данлаган туган ягым" дип исемләнгән шигърият фестивале булып узды.
-
Пуховик юу буенча КИҢӘШЛӘР
Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.
-
Татарстанда ояты качкан бәндәләр картлардан ярты миллиард акча урлаган
Чаллыда Мәскәүдән килгән ике алдакчының гастрольләре суд белән төгәлләнгән. Криминаль үткәне булган ике хатын-кыз Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, өлкәннәр яшәгән фатирларга кереп, акчаларын урлаган. Бу хакта шәһәр судында җиткерделәр.