"Балалар шаяруы нәтиҗәсе" - дәрес вакытында укучы баланың күзенә зыян килүдә мәктәп гаепле түгел?
Җәмгыять

"Балалар шаяруы нәтиҗәсе" - дәрес вакытында укучы баланың күзенә зыян килүдә мәктәп гаепле түгел?

Мәктәптә укучы кызының сәламәтлегенә килгән зыянны компенсацияләр өчен әни кеше мәктәптән миллион сум акча таләп итте. Аның таләбе өлешчә канәгатьләндерелде. Суд ябык ишекләр артында үтте.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хәл 2016 елның 28 апрелендә Чаллы шәһәренең 11 урта гомуми белем бирү мәктәбендә була. 2 сыйныф укучысы, сыйныфташының күзенә ручка белән төртеп, аның күзен нык имгәтә. Бу вакытта балалар караучысыз булган, чөнки укытучы башка сыйныфта дәрес үткәргән. Балага беренчел медицина ярдәме дә вакытында күрсәтелмәгән. Соңрак кыз бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, анда аның күз ясмыгын алырга туры килгән. Ул барлыгы биш операция кичерә. Ул әле дә дәвага мохтаҗ, бала актив тормыш рәвеше алып бара алмый, диетада утыра, өйдә укый.

Мәктәп вәкиле уку йорты җитәкчелегенең гаебен өлешчә генә таныды: "Әгәр балага шкаф яки ниндидер башка җиһаз авып зыян салса, мәктәп гаепле булыр иде. Ә бу - балаларның шаяруы нәтиҗәсе генә".

Чаллы шәһәр судының матбугат хезмәткәре Анна Трухина "Челнинские известия"гә утырышның карарын хәбәр иткән. Икенче класс укучысының күзенә килгән зыян өчен 11 мәктәп җитәкчелеге аның әнисе Илмира Эргашовага әхлакый компенсация сыйфатында 135 мең сум акча түләргә тиеш. Моннан тыш, мәктәп 15,5 мең сум материаль чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш - моңа баланы сырхауханәгә йөртү һәм операция вакытында түләнгән акчалар керә.

Эргашова суд карары белән риза түгел, алар кабат судлашырга җыена.

Бу инциденттан соң прокуратура мәктәп директоры Рамил Хәлимовтан гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итте. Директор һәм завучка кисәтү, башлангыч класслар укытучысына шелтә белдерелде. Бу вакыйгадан соң Илмира Эргашова кызын икенче мәктәпкә күчергән.

http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66257-balalar-shayaruyi-n

фото интернет чыганаклардан алынды.


Нет комментариев