Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Хәкимуллинның әйтүенә караганда, районыбызда яңалыклар авырлык белән генә тормышка ашырыла.
Әмма бер башланып киткәч инде аны тиз генә туктатам димә. Әле менә бу юлы да, илебездә үзмәшгульлек кертелә башлагач халык баштагы мәлләрдә аңа шикләнеп, бик ышанмыйча гына караган иделәр. Шуңа авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендә яшәүче оста куллы һөнәр ияләрен район үзәгенә алып килеп үзмәшгуль буларак теркәлергә үгетләп йөргәннәре хәтердә калган. Ә бүген исә бу яңалык районыбызда бик тиз таралып, киң колач алды. Бүгенгесе көнне районыбызда аларның саны инде 890 га җитүе шуның ачык мисалы. Элек бик күпләр үзләренең шәхси тракторлары яисә автомашиналары белән эш таба алмыйча аптырап йөргән булсалар, бүген алар барлык мәгълүматларны интернет челтәреннән генә беләләр һәм кирәкле затлар белән элемтәгә кереп, үзләренә уңайлы эш урыннары табуга ирешәләр. Шунысы куанычлы, районыбыз халкы гомер-гомергә һөнәрчеләре белән дан тоткан. Узган ел әнә тимер челтәрләрдән капка, коймалар ясатырга теләүчеләргә, эретеп ябыштыручы һөнәр ияләренә сорау аеруча зур булган. Аларга ераклардан заказлар җибәрүчеләр саны да арткан, үзләренә эшкә чакыру очраклары да әледән-әле кабатланып торган.
Аннары район үзәгендә генә түгел, барлык авыл җирләрендә диярлек камыр ризыкларына, татар халык ашларына сорауның артуы күзәтелә. Аларның ассортименты да көннән-көн үсә, яңарып тора икән. Һәркем үз осталыгын арттыра, камилләштерә. Теге яки бу ризыкка сорау зур икән, димәк аның төре, сыйфаты да нык күтәрелә дигән сүз.
Әлбәттә, гүзәл затларыбызның гомер-гомергә әни-апаларыбыз яратып әзерләгән, бары тик сыйфатлы продуктларга гына өстенлек бирүләре көн кебек ачык. Шуңа да алар төрле пирогларга, тортларга, өй ризыкларына бик күп заказлар кабул итәләр. Бу төр хезмәт кешеләре бүген һәр авылда диярлек теркәлгәннәр. Аларның инде үз заказчылары барлыкка килгән.
Мәсәлән, Олы Елга авыл җирлегеннән безгә Рамия Нәбиева, Альмира Гыйльметдинова һәм Зөһрә Шәрәпова кебек аш-су осталарын мактап телгә алдылар. Әйтүләренә караганда, бүген бу авыл кызлары пешергән гөбәдия, пәрәмәч, бәлешләрне күрше районнардан, хәтта Казан шәһәреннән дә бик теләп, яратып килеп алалар икән.
Шулай ук гүзәл затларыбыз тарафыннан бәйләнгән шәлләрне сатарга хәзер чит җирләргә, еракларга чыгып йөриселәр юк. Яхшы нәрсәне бик тиз үз итә халкым. Бүгенгесе көнне йөзләгән оста куллы ханымнарыбыз инде интернет челтәрләре аша гына үзмәшгуль булып теркәлеп үз товарларын тиз генә кирәкле кешеләренә таратуга ирешәләр. Әле бәйләгән арада заказлары да өстәлеп кенә тора аларның. Менә шулай заман рухын тоеп яши белүнең дә үз рәхәтлеге, уңай яклары бар шул. Бары тик заманча техника нечкәлекләрен көннән-көн киңрәк үзләштерергә, камилләштерергә, аны тулысынча куллана белергә генә кирәк. Интернет челтәрендә үзеңне кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар таба белсәң, кайбер килеп туган кыенлыклардан зарланмыйча киләчәк белән янәшә атласаң син инде үзеңне тиешле югарылыкта сизә башлыйсың. Бу елны тикмәгә генә илебездә цифрлаштыру елы итеп игълан итмәделәр шул. Димәк, әле безне алда тагын бик күп төрле яңалыклар көтәчәк, кайчандыр фантастика булып исәпләнгән чараларның чынга ашачагын тагын да күбрәк күрергә насыйп булачак.
Идрис Аметов.
Нет комментариев