“Авыл офыклары” район газетасы бүлек редакторы Илгиз Җамалиевка Мактау Грамотасы тапшырылды
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Авыл офыклары” район газетасы бүлек редакторы Илгиз Минзөфәр улы Җамалиев массакүләм мәгълүмат чараларында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте, региональ журналистлар оешмасындагы актив эшчәнлеге, россия журналистикасын үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Журналистлар союзы Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Каләмдәшебезне кайнар котлыйбыз, иҗатында зур уңышлар телибез.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа