"Ашыгыч ярдәм"гә юл бирмәсәң, төрмәгә китүең бар!
"Ашыгыч ярдәм" машиналарына да юл бирмичә, үз-үзен әллә кемгә санап йөрергә яратучылар игътибарына бу яңалык. Мондый адәмнәргә карата җәзаны катылату турында закон гамәлгә керде.
Аның нигезендә, әгәр утларын һәм тавыш сигналын кабызып чакыру буенча баручы ашыгыч ярдәм машинасын үткәреп җибәрмәсәң, 5000 сум штраф түләргә яки өч айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыңнан колак кагарга туры киләчәк. Моңа кадәр штраф - 500 сум, ә машина йөртү таныклыгын өч айга кадәр генә алалар иде.
Моннан тыш, син юл бирмәгәнлектән, "Ашыгыч ярдәм" вакытында барып җитмәсә һәм шуның аркасында пациентның сәламәтлегенә нык зыян килсә, гаепле кешедән 80 мең сум штраф түләтергә яки аны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкинәр. Әгәр дә инде гаепленең гамәлләре аркасында пациент үлеп китсә, дүрт елга рәшәткә артына озатулары бар, дип яза Кызыл таң.
http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/ashygych-yardmg-yul-birms-trmg-kite-bar
фотоborvedomosti.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа