Аномаль эсселектән 77 кеше вафат булган
Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кешегә җиткән. Бу хакта Kyodo агентлыгына сылтама ясап Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Кичә Токионың төньягындагы Кугаяма шәһәрчегендә термометрның терекөмеш баганасы 41,1 градуска кадәр күтәрелгән. Бу – метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют рекорд санала.
Япониядә ай башыннан алып су басулар нәтиҗәсендә 222 кешенең гомере өзелгән.
фотоvse42.ru
http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/yaponiyad-anomal-esselektn-77-keshe-lgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia