Айрат Исмәгыйлев: «Районда урам-юл челтәре югары дәрәҗәдә»
27 мартта Балык Бистәсе муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә узган утырышта агымдагы елның беренче кварталында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе эшен яктырту, авто һәм мототранспорт чараларын балигъ булмаганнар идарә итү очракларын ачыклау, язгы кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кебек мәсьәләләр каралды.
Балык Бистәсе районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Илназ Шиһапов үз чыгышында 2024 елның өч ае нәтиҗәләре белән таныштырды. «Безнең карамакта булган территориядә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда ике кеше җәрәхәтләр алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык күрсәткечләр кимеде. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре юл һәм метеорологик шартларда тизлек режимын дөрес сайламау, юлда транспорт чараларының урнашу кагыйдәләрен бозу санала. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте булмады», – диде.
Шулай ук ул балаларның үзләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары барлыгын да хәбәр итте. 2023 елда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаганнарны идарә итү хокукы булмый торып автомобиль, мототранспорт белән идарә иткән өчен тоткарлау фактлары булган. Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау, профилактик эш алып бару өчен материаллар балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә җибәрелгән.
Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Наил Кәлиев балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча мәгариф бүлеге үткәргән профилактик чаралар турында җентекләп сөйләде. Юл куркынычсызлыгы паспортлары, мәгариф оешмаларында куркынычсыз хәрәкәт маршруты план-схемалары, «өй – мәктәп – йорт» индивидуаль схемалары турында мәгълүмат бирде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев Татарстан Республикасы буенча балалар юл-транспорт травматизмы, автомобиль юлларының саклануы турында сөйләде. Шулай ук Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы бүлекчә начальнигы Лилия Хәйруллина белән таныштырды.
Комиссия секретаре Ирек Хәмидуллин үзенең чыгышында «2024 елга Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль программасының максатлары һәм бурычлары, шулай ук 2024 елда юл фонды хисабына башкарылачак планнар турында сөйләде.
Балык Бистәсе муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Динар Сөләйманов авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм, шулай ук техник карау узу, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән гомуми файдаланудагы юлларда авыл хуҗалыгы техникасының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрү турында сөйләде.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) махсус батальон командиры Айрат Исмәгыйлев Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИнең, юлларга хезмәт күрсәтүчеләрнең, кышын төбәк һәм федераль юлларда кар яуган вакыттагы эшчәнлекләрен уңай яктан билгеләп үтте.
- Мин бу районда хезмәт иттем, шуның өчен кадерле ул миңа. Без балаларның юлларда үз-үзләрен тотышын уңай якка үзгәртә алдык. Районда балалар юл-транспорт травматизмы булмау сөенечле күренеш.
Җәяүлеләр өчен урамны аркылы чыгу урыннары яктыртылды, бу мөһим, район территориясендә тиешле юл хәрәкәте билгеләре урыннаргакуелган, урам-юл челтәре югары дәрәҗәдә, – диде ул.
Ул барысына да яхшы эш өчен, шул исәптән юл-транспорт һәлакәте урынына вакытында килеп җитүче медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерде.
Барлык мәсьәләләр буенча фикер алышып, тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Балык Бистәсе муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе гомуми файдаланудагы юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучы эре габаритлы һәм авыр йөк транспорт чараларын ачыклау буенча эш планын эшләү; көн саен мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык минутлары үткәрү, мәктәп укучыларын йөртүче автобусларның техник торышын рейска кадәр һәм рейстан соң даими контрольдә тоту, федераль һәм региональ әһәмияттәге юлларга тоташкан басуларда фацелия, борчак, көнбагыш (һәм башка матур чәчәкле культуралар) чәчүне тыю турында авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары белән эш алып бару турында карар кабул итте. Җаваплы кешеләргә башка йөкләмәләр дә бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев