Җәмгыять
38 яшьлек ана балаларына даими күсе агуы ашатып торган
Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек ханым балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән.
Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган. Балаларның...
Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек ханым балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән.
Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган. Балаларның гәүдәләрен казып алып экспертиза үткәргәннән соң, ананың аларны да күсе агуы белән агулаганы ачыкланган.
Сорау алу вакытында хатын: «Балаларны дәвалап туйдым, шуңа үтердем», - дип җавап биргән. Хатынны прокурор, Россия законнары кысаларында, мөмкин кадәр катгый җәзага - 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә сораган.
фотоhttp://video.istockphoto.com
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/14720-38-yashlek-ana-balalaryina-daimi-kүse-aguyi-ashatyip-torgan.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев