"Безнең хезмәт-сезнең куркынычсызлык",- диләр Балык Бистәсенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре. 29 октябрьдә үзенең кирәклеген, мөһимлеген лаеклы эшчәнлеге белән исбатлаган слуҗбаның оештырылуына 65 ел була. Ә безнең районда исә аңа 35 ел элек нигез салынган. Моңарчы Эчке эшләр министрлыгына буйсынган оешма 2016 елның апреленнән Россия милли гвардиясе составына кертелә. Бүгенге...
"Безнең хезмәт-сезнең куркынычсызлык",- диләр Балык Бистәсенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре. 29 октябрьдә үзенең кирәклеген, мөһимлеген лаеклы эшчәнлеге белән исбатлаган слуҗбаның оештырылуына 65 ел була. Ә безнең районда исә аңа 35 ел элек нигез салынган. Моңарчы Эчке эшләр министрлыгына буйсынган оешма 2016 елның апреленнән Россия милли гвардиясе составына кертелә.
Бүгенге көндә коллектив 27 хезмәткәрне берләштерә. Шуларның 14е полиция хезмәткәрләре. Алар райондагы 173 объектны ( кибет, банк, оешма биналары), 131 милек саклана торган урынны, 33 фатирын сак астына алганнар.
«Соңгы вакытта без хезмәт күрсәтә торган объектларда зур урлашу, милекне бозу кебек күренешләр булганы юк. Дөрес, район үзәгендәге кибетләрдән товар чәлдерегә маташучыларны тоткарларга туры килде. Узган ел хезмәткәрләребезнең оперативлыгы нәтиҗәсендә ике йортта урлашуны кисәттек", -ди ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Рифат Бәдретдинов.
Сак хезмәткәрләренең төп вазыйфалары беркетелгән объектларны саклау булса да, алар поселок урамнарында тәртипне тикшерү, җинаятьләрне ачыклау белән дә шөгыльләнәләр. Агымдагы елда гына да 5 жинаятьне ачканнар.
Көннәрнең берендә поселок буйлап патрульлек итүче экипажга деҗур бүлектән Анатыш авылы кибетеннән шактый зур суммада акча урлануы турыда хәбәр керә. Тоткарлау төркеме кичекмәстән җинаять кылынган урынга килә. Марсель Нургалиев шаһитлардан сорашып шикле хатынның таксига утырып бер авылга китүен ачыклый. Шулай итеп, бу җинаять «кайнар эз»дән ачыла.
Бүлекнең матур күрсәткечләре артында бердәм коллективның тырышлыгы ята әлбәттә.Тоткарлау төркеме өлкәннәре Марсель Нургалиев, Марсель Нәбиуллин, Рөстәм Гыйзәтуллин, машина йөртүче полиция хезмәткәрләре Рамил Минневәлиев, Зөлфәт Хәбибуллин, Илшат Яруллин ,кем әйтмешли" утны-суны кичкән егетләр. Экипаҗларның оперативлыгы, объектларның сакланышы күп очракта үзәкләштерелгән пульт деҗурныйларының төгәллегенә дә бәйле. Мария Мухина җитәкчелегендәге хатын-кызлар үз вазыйфаларын тел-теш тидермәслек итеп башкаралар.
Форсаттан файдаланып, ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Рифат Бәдретдинов барлык хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Авыр, әмма кирәкле хезмәтләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гиалә бәхете тели.
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев