20 елдан соң Юлия әнисен тапты
Юлия 4 яшьлек чагында "Минск - Осиповичи" поездында югала. Әти-әнисе аны ике тәүлек эзләгәннән соң, полиция хезмәткәрләре дә кушыла. Кызганычка каршы, кыз табылмый.
Бер көнне полициягә яшь егет шалтырата һәм таныш кызының әти-әнисен табарга ярдәм итүләрен сорый.
"24 яшьлек Юлия кечкенәдән ятим. Ул электричкада югалган булган. Башта интернатта тәрбияләнә, аннары бер гаилә аны тәрбиягә ала", - дип сөйли.
Егет кыз турында "Оршанка" гәзитендә укып та мәгълүмат җыя. Нәтиҗәдә, гәзиттә язылган һәр мәгълүмат, хәтта кызның маңгаендагы шрамы да туры килә. Юлиянең әнисен табып, кыз белән ДНК үткәргәннән соң, туганлык ихтималлыгы нәтиҗәләре 99,999 процентка тигез була.
Күптән түгел кыз белән әни 20 елдан соң очрашты.
фото чыганак http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/20-eldan-so-yuliya-nisen-tapty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа