Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

18 яшьлек егет WorldSkills җыелмасына эләккән

Унсигез яшьлек Федор Шадрин командага «Прессада печать (бастыру) технологияләре» компетенциясе буенча кертелгән.

Унсигез яшьлек Федор Шадрин "WorldSkills"ка баручы Россиянең киңәйтелгән җыелма командасына кертелгән.

Бу составка керү өчен КНИТУ (КХТИ) студентына сайлау туры узарга тәкъдим иткәннәр. Ул биредә «Полиграфическое производство» белгечлеге буенча белем ала. Октябрь аенда сынауларны уңышлы узып "бишлеккә" кертелә.

Хәзер аңа еш кына күнегүләр үткәрү өчен Мәскәү каласына йөрергә туры киләчәк. Командага аннан тыш тагын дүрт кеше керә: өчесе Мәскәү һәм Подмосковьедан, шулай ук берсе Саратовтан.Яз көнне тагын бер сайлау туры узган өч кеше Абу -Даби да узачак WorldSkills-2017 гә «Печатные технологии в прессе» дип аталган компетенцядә Россия данын яклаячаклар.

2019 елда бу турнирны Казан кабул итәчәк

Чыганак: atnya-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев