18 миллион урлауда шикләнелгән машина салоны хезмәткәре ерак китә алмый, тоталар
Җәмгыять

18 миллион урлауда шикләнелгән машина салоны хезмәткәре ерак китә алмый, тоталар

Вахитов районындагы урамнарның берсендә полиция хезмәткәрләре миллионнар белән юкка чыккан автосалонның элеккеге менеджерын тоткарлаган.

29 яшьлек казанлыны ялган юл белән документлар ясап, акча үзләштерүдә гаеплиләр. Полициягә зыян күрүчеләрдән 27 гариза келгән. Зыян күләме 18 миллион сумнан артып китә.

Хәзер элеккеге хезмәткәр вакытлыча тоту изоляторында, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 фотоnewstracker.ru

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/18-million-urlauda-shiklnelgn-mashina-salony-khezmtkre-erak-kit-almyy-totalar-video


Нет комментариев