Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа солы саламыннан әзерләнгән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын кушып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.
Яшел солының спиртлы төнәтмәсен хәлсезләнгәндә, акыл хезмәтеннән арыганда, неврастениядән һәм йокысызлыктан кулланалар....
Склероздан: 1 стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга. Күләме яртылаш кимегәч, сөзәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәргә. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.
Тәмәке тартуны ташлау өчен: аш кашыгы солыны 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чыгарырга. 1 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стаканның 1/4 өлеше күләмендә төнәтмәне 3-4 атна эчәргә.
Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын - компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен 2 атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке аштан соң 3 сәгать үткәч 2 стакан солы төнәтмәсе эчкән. Ул 120 ел яшәгән.
http://www.tulachi.ru/tt/2016-03-30-07-17-22/item/8146-120-el-yashim-disәң-solyi-belәn-dәvalan.html
фото из соцсетей.
Нет комментариев