1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» халыкара бию фестивале-конкурсы узачак
Җәмгыять

1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» халыкара бию фестивале-конкурсы узачак

«Бие, Казан!» фестиваленең оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлады.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 1 марттан 3 мартка кадәр Казанда «Бие, Казан!» халыкара бию фестивале-конкурсы узачак. «Бие, Казан!» фестиваленең оештыру комитеты гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә катнашырга 5 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.

Иҗади ярыш берничә номинация буенча узачак:
«Заманча бию»;
«Урам биюе»;
«Эстрада биюе»;
«Классик бию»;
«Халык биюе»;
«Халык стиле биюе»;
«Оригиналь жанр».

Конкурсның жюри составына илнең танылган хореографлары һәм педагоглары кергән.

Оештыручылар биюнең төрле юнәлешләре буенча дәрәҗәле кунаклардан мастер-класслар да әзерләгән.

Конкурс-фестиваль 3 мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концерт һәм катнашучыларны бүләкләү белән төгәлләнә.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны zayavka@horeograph-online.ru электрон почтага җибәрергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-47-8-82.

 фото татар информ

http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/1-marttan-3-martka-kadr-kazanda-bie-kazan-khalykara-biyu-festivale-konkursy-uzachak


Нет комментариев