«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы - «Авыл офыклары» газетасы редакциясе коллективы, озак еллар газетаның баш мөхәррире булып эшләгән Минневазыйх Хаҗип улы ФАТЫЙХОВны 65 яшьлек гомер бәйрәме белән кайнар котлый.
Хөрмәтле Минневазыйх Хаҗипович! Сезгә чын күңелдән озын, бәхетле гомер телибез. Тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итсен! Күңелдәге изге ниятләрегез, омтылышларыгыз чынга ашсын! Бәхет, уңыш һәм илһам - сезнең иҗади эшчәнлегегездә, сәламәтлек һәм иминлек – көндәлек тормышыгызда тугры юлдаш булсын!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет,
диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Нет комментариев