Котлы Бөкәш авылында яшәүче тормыш иптәшем, балаларыбызның, оныкларыбызның яраткан әтиләре, бабалары Госман Гомәр улы Әгъзәмовның 7 нче гыйнварда күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Поздравления

Котлы Бөкәш авылында яшәүче тормыш иптәшем, балаларыбызның, оныкларыбызның яраткан әтиләре, бабалары Госман Гомәр улы Әгъзәмовның 7 нче гыйнварда күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Күгәрчен авылында туып үсеп, бүгенге көндә Котлы Бөкәш авылында яшәүче тормыш иптәшем, балаларыбызның, оныкларыбызның яраткан әтиләре, бабалары Госман Гомәр улы Әгъзәмовның 7 нче гыйнварда күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Аккан суларны узып гомер йөгерә. Инде аның Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, Котлы Бөкәш авылы хастаханәсендә табиб булып эшли башлавына да 45 елдан артык вакыт узып киткән.
Нинди генә авырулар белән очрашырга туры килмәгәндер сиңа шушы гомер эчендә. Әлхәмдүлилләһ, син бүген дә сафта, ак халатыңа тап төшермичә, биргән антыңа тугры булып халыкка хезмәт итәсең.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Киләчәктә сиңа исәнлек-саулык, бәхетле тигез озын гомер, шатлыклар, балалар, оныклар бәхете, иман байлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балалар, оныклар, кода-кодагыйлар.
 

Нет комментариев