Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сине ихлас котлыйбыз! Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер итәргә язсын.
Яшә әле, әткәй, бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән: кызың Лилия, киявең Ринат, улың Ленар, киленең Энҗе, оныкларың Ришат, Динә, Гүзәл, Зилә, Дилә.
Нет комментариев