Балык Бистәсендә яшәүче әтиебез Ширияздан Гариф улы Гариповның 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Әниебез белән үрнәк гаилә булып та сокландырдыгыз.
Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз сиңа. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен!
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, туганнарың исеменнән кызың Гөлфия.
Нет комментариев