Балык Бистәсендә гомер итүче Фәрит Хәмит улы ГАДЕЕВның 29 сентябрь көнне күркәм юбилее.
Поздравления

Балык Бистәсендә гомер итүче Фәрит Хәмит улы ГАДЕЕВның 29 сентябрь көнне күркәм юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әниебез белән бергә матур итеп, тигезлектә яшәп, безне сөендереп торсагыз иде. Балалар һәм оныкларыгыз бәхетенә сөенеп, кадерле әби-бабай булып, бәхетле гомер кичерергә язсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әти гомергә,

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Фәнис-Светлана, Ленар-Лилия, Руслан-Елена, оныкларың Әминә,Азалия. Безнең теләкләргә әниебез Рамилә дә кушыла.

Нет комментариев