1нче гыйнвар көнне кадерле Әтиебезнең,  Гыймадиев Зөлфәт Рашат улының туган көне
Поздравления

1нче гыйнвар көнне кадерле Әтиебезнең,  Гыймадиев Зөлфәт Рашат улының туган көне

1нче гыйнвар көнне кадерле Әтиебезнең,  Гыймадиев Зөлфәт Рашат улының туган көне. 
Кадерле Әтиебез, Бабаебыз! Сине Олуг юбилеең белән, 75 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез!  Шушындый Олы гомер юлыңа җиткәнеңә (Аллаһе Тәгалә күпсенмәсен) , без чын күңелебездән сөенәбез. Әниебез вафат булгач, туган йортыбызга кайтуы авыр булыр инде дип уйлаган идек. Ләкин алай булмады, Әтиебез өебезнең җылысын саклаучы, безне, оныкларын көтеп, сагынып, каршы алып торучы, Аллага шөкер. Бүгенге көндә сөенеп- шатланып туган йортыбызга кайтып керү үзе зур бәхетләрнең берсе ул. Без аның өчен Әтибезгә мең тапкыр рәхмәтле.
Әти, гомер юлың сикәлтәсез булмады, барлык сынауларны горур үттең, бирешмәдең. Зур Һаҗларга барып кайтырга насыйп булды, ул үзе зур җаваплылык. Хәзерге көндә дә шул дин хезмәтенә тугрылыклы булып, эшләвеңне дәвам итәсең, күпләргә үрнәк күрсәтәсең, Аллага шөкер. Әти, Сиңа алдагы көннәреңдә нык саулык, кайгы- хәсрәтсез, бәла- казаларсыз, хәвеф- хәтәрсез яшәвеңне теләп калабыз. Син безгә бик кирәк әле! 
Сине хөрмәт итеп, яратып кызың Ләйлә - киявең Наил, улың Булат- киленең Айгөл, оныкларың Ильяс белән Әнисә һәм Зөфәр белән Зифа.

Нет комментариев