Россия паспортын биш эш өчендә эшләп бирәчәкләр
Җәмгыять

Россия паспортын биш эш өчендә эшләп бирәчәкләр

Россия Эчке эшләр министрлыгы Россия паспортын бирү һәм алыштыруның яңартылган регламентын раслады.

 Тиешле боерык 7 октябрьдә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

 Документ нигезендә паспорт гариза һәм кирәкле документларны теркәгәннән соң биш эш көне эчендә рәсмиләштерелергә тиеш. Бердәм срок барлык мөрәҗәгать итүчеләр өчен документлар бирү ысулына бәйсез рәвештә билгеләнгән. Турыдан-туры миграция мәсьәләләре бүлекчәсенә, күпфункцияле үзәккә, ведомство буйсынуындагы оешма, вәкаләтле хезмәткәр яки «Дәүләт хезмәте» порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Дәүләт хезмәте» аша гариза биргәндә аны мөрәҗәгать иткән көнне теркәячәкләр. Документларны шәхсән тапшырганда гаризаны теркәү бер эш көнен алачак.

Гариза биргәндә һәм әзер паспорт алганда чиратта көтүнең максималь вакыты 15 минут тәшкил итәчәк. Дәүләт пошлинасын документ бирелгәнче банкта яки «Дәүләт хезмәте» аша түләргә кирәк.

 

 


Нет комментариев