Республикада бурсык аулау сезоны ачылды
Җәмгыять

Республикада бурсык аулау сезоны ачылды

Татарстанда бурсык аулау сезоны башланды.

Бу хакта биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты хәбәр итә. Аулау 31 октябрьгә кадәр рөхсәт ителәчәк. Дәүләт комитетында искә төшерүләренчә, ау вакытында даими сыену урыннарын казырга ярамый.  Моннан тыш, корыч дугалы стандарт аяк капкыннарын, элмәкләрне, пневматик ау коралын, ятьмәләрне һәм башка шундый ау җайланмаларын куллану тыела.


Нет комментариев