Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Происшествия

Магнитогорскида газ шартлаган йортта һәлак булучыларны җирли башладылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте.

Магнитогорскида торак йортның бер подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр белән хушлашалар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Магнитогорск шәһәре хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Хушлашу мәрасимендә йөзгә якын кеше катнаша. Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, туганнары һәм якыннары әлеге фаҗигадә һәлак булган ир белән хатын һәм аларның яшь ярымлык кызы белән хушлаша. Чарага Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский да килгән.

Бүген – алты, 5 гыйнварда – тугыз, 7 гыйнварда бер кешене җирләячәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Магнитогорскида 31 декабрь иртәсендә газ шартлау нәтиҗәсендә Карл Маркс проспектындагы 12 подъездлы 10 катлы панель йортның бер подъезды тулысынча җимерелеп төшкән. 39 кеше һәлак булган. Биш кешене хастаханәгә озатканнар, аларның хәле тотрыклы.

 

Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте. 

Фото:  

https://tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X