Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Происшествия

Балык Бистәсендә баласы үлгән гаилә авария китереп чыгарган тракторчыны гафу иткән

Былтыр декабрьдә М7 трассасында арткы утлары ватык булган тракторга бәрелгән иномаркада өч яшьлек бала үлгән.

Балык Бистәсе районында яшәүче 60 яшьлек  трактористка карата җинаять эше туктатылды. Ул тракторчы булып эшли. Аны М7 трассасында авариядә өч яшьлек бала үлемендә гаеплиләр иде. Тракторист дәүләт хисабына 14 мең сум штраф түләргә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы корреспонденты Гөлнара Әүхадиева хәбәр итте.

Фаҗига 2019 елның 14 декабрендә М7 трассасының егерменче километрында Балык Бистәсе районында була. «Дэу» машинасы белән идарә итүче 49 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламый, юлдагы тракторны күрми кала һәм килеп бәрелә. Тракторның арткы габарит утлары ватык була.

Авариядән соң «Дэу» машинасында утырган өч яшьлек бала һәлак була. Ул җитди имгәнә һәм урында ук үлә. Иномарка йөртүчесен, андагы 25 яшьлек пассажир хатынны, аның бер яшьлек баласын хастаханәгә илтәләр. Алар белән салонда булган биш яшьлек бала исән кала, ул имгәнми.

Тракторчы авария урынына килгән коткаручыларга ярдәм итә. Ул имгәнгән кешеләрне машинадан чыгарырга булыша, мәрхүм баланың гаиләсенә булдыра алганча ярдәм итеп тора, хастаханәгә килеп йөри, мораль зыян өчен 300 мең сум акча бирә.

Мәрхүм баланың әти-әнисе  судка мөрәҗәгать итә, алар тракторчыга карата эшне туктатуны, минималь күләмдә штраф түләттерүне үтенә. Алар гаиләнең бу ир-атка дәгъвасы булмавын әйтә.

«Без — гади кешеләр. Судлашып йөрисебез килми, бу кешегә ачу сакламыйбыз. Баланы кайтарып булмый инде. Трактористта начар кеше түгел, ул гел безнең янда булды, аның турында начар сүз әйтә алмыйбыз», — ди гаилэ башлыгы.

 

Гаепләнүченең яклаучылары да җинаять эшен туктатуны хуплаган.

«Аның 35 еллык хезмәт стажы бар, моңа кадәр хөкем ителмәгән, җаваплы, дисциплиналы, тәртипле, барлык яктан да яхшы дип бәяләнә. Җинаятьне алдан уйламыйча эшләгән, гаебен тулысынча таный, зыян күргән якка мораль зыянны тулысынча каплады», — диде адвокат.

Трактор йөртүче судта бик дулкынланган, шулай да зыян күргән гаиләгә мөрәҗәгать итәргә көч тапкан, гафу үтенгән.

«Гафу итегез мине. Мин тагын ни  дияргә дә белмим, бик үкенәм», — дигән ул.

 

 фото Татар Информ

https://intertat.tatar/news/incident/01-03-2020/balyk-bist-send-balasy-lg-n-gail-avariya-kiterep-chygargan-traktorchyny-gafu-itk-n-5726074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса