Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Томат согында кыяр тозлау ЫСУЛЫ

Банкаларны стерилизацияләргә. 1,5 литрлы банка төбенә 2 тырнак сарымсак, 2 карлыган яфрагы, 3-4 борчак борыч, укроп зонтигы салырга.

 Тыгызлап кыяр тутырырга. Өстенә 1 тырнак сарымсак, кызыл әче борычны түгәрәкләп 2-3 телем итеп кисеп салырга. Кайнар су ­агызып, 10 минут тотарга, өч тапкыр суын түгәргә.

Тозлык: 2 литр + 250 граммлы стакан белән су, 300 гр томат пастасы, 300 гр шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 200 гр 9 процентлы аш серкәсе.
Тозлыкны кайнатып чыгарырга да, кыярлар өстенә агызып, капкач белән ябып куярга. Банкаларны бер тәүлеккә астын өскә әйләндереп, җылыга төреп куярга. Бу тозлыктан 1,5 литрлы 4 банка чыга.

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tomat-sogynda-kyyar-tozlau-ysuly

фотоliveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса