Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Котлы-Бөкәш мәктәбе директоры Нәкыйф Сәләхиев: "Сез мәктәпне данлы иткән укучылар!"

Бүген район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Котлы Бөкәш урта мәктәбендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.

Тантананы педагог-оештыручы Рузидә Гатауллина алып барды.

Мәктәп директоры Нәкыйф Сәләхиев чыгарылыш сыйныйф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунаклары сәләмләде. Мәктәптә укучы балаларның район, республика олимпиадаларында, төрле чараларда, ярышларда катнашып призлы урыннарны яулавын, сәләтле булуларны билгеләп үтте. “Сез мәктәпне данлы иткән укучылар, алга таба да уңышларга ирешерсез дип өметләнеп калабыз”, - диде ул. Балаларга мәктәптә уку дәверендә ярдәм иткән өчен әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәгәриф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков укучыларга ихлас сүзләрен әйтеп, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын  теләде. 

  • Мин барлык әти-әниләр кебек бүген дулкынланам. Минем кызым да быел мәктәп белән саубуллаша.

Чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне яңа, кызыклы тормыш көтә. Барлык тырышлыгыгызны куеп, максатларга ирешүегезне, тиз үзгәрүчән тормышның үзәгендә булыгыз, - дип теләде Илдар Рәшитович.

Ул мәктәпкә сертификат бүләк итте.

Тансылу Минһаҗева. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса