Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

«И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…» [гыйбрәт өчен]

Шушы көннәрдә генә безнең урамда яшәүче бер ир үлеп китте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булды хәлләр. Бераз салгаларга ярата торган ир иде инде ул, мәрхүм. Әмма алай әшәкеләнеп йөрми иде кебек. Тыныч исерек иде

 Хатыны аннан да дуамалрак түгел микән әле. Ире бераз гына салып кайттымы, гел уклау таягы белән куып, өенә кертмәде шуны. Без хатыннар белән нык гаепли идек инде аны. Ирләребез беребезнеке дә алтын түгел, кайчак эчеп тә кайталар инде, нишләтәсең. Алай дип кертмәскә дигән сүз түгел бит инде.

Ирнең ничек итеп килеп керүеннән үк мин үземнекен таныйм: аек кайтканмы, эштән соң бераз утырып алганнармы. Ачу килә инде, әлбәттә. Мин исерекләрне яклап та әйтүем түгел. Әмма салып кайткан икән инде, алар белән сугышып ятудан ни мәгънә соң? Мин, киресенчә, иремне тизрәк алып кереп ашатып яткыру ягында торам. Берүк ялгышып кызып китмәсен генә дип торам. Яткан җирендә йоклап кына китсен иде дә, иртәнгәчә уянмасын иде дип, аяк очында гына йөрим. Ул шулай кайтса, кичтән телевизорны да кабызмыйм хәтта. Бәлки, уянмас та иде инде, әмма шикләндерә бит. Ирең эчеп кайтса, гадәттә, шулай кеше-кара күрмәсен, дибез.

Безнең урамда бөтен хатыннар да шулай. Бер шушы хатын гына бөтен керен урамга чыгып селки торганнардан. Ул ир, мескен, хатыны кугач, кайда гына төн уздырмый иде инде. Шулай бик күп еллар йөргәнен беләм. Кайчак эшкә барганда, иртән каршыга очрый да, бер-ике сүз сөйләшеп алабыз. “Иртә таңнан каян кайтып килешең?” – дим. “Баҗайларда идем кичә, гаражын карыйсы бар иде, утырылды”, – дигән булыр иде. Кая баҗай, кая гараж булсын инде?

 

Ияләшенгән гадәт бит инде. Кайтмагына кем игътибар бирсен? Ичмасам, печәнлеккә булса да менеп кенә ятса да, туңмаган булыр иде шулкадәр. Бу кайларда йөргәндер. Икенче көнне генә табып алганнар, хатыны үзе хастаханәгә илткән. Әмма иргә бик каты салкын тигән булган. Берничә көн дигәндә китеп тә барды менә. Бер дигән, үз аякларында йөреп торган ир иде әле. Хатыны бу атнада туганнарын җыеп ашын уздырды. Башларына яулык бәйләгән, күзләрен кызартып елап йөргән була. Безнең урам хатыннары беребез дә ышанмый инде ул күз яшьләренә. Шушы салкында кертмә дә, аннан ела, имеш. Әле дә ир күпме еллар түзеп яшәде шуны. Ә быел урамда озаграк утыргандыр йә. Кемгә барып керсен, кайда да кунаклар кайткан чор бит, исерек булса да, уңайсызлангандыр дип уйлыйм мин аны. И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны да, юк бит.

Безнеке дә, әнә, ун көн рәттән эчте дә, унберенчегә иртән торып эшенә китте. Нишләтәсең инде, тормыш шулай бара. Ачу килсә дә, тавышланмаска тырышасың инде, ир бит, алар бит бала сыман. Кай арада юкка да чыгулары бар. Яулык бәйләп елап йөрерсең аннары, ә кешеләр сине гаепләр.

 

 фото, чыганак http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/i-i-tormysh-digne-betersennr-gen-ide-inde-shul-arakyny-gyybrt-chen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X