«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән сөйләштек.
Пәйгамбәребез, авырган кешегә, борчылма, пакьләнү булсын, дия торган булган. Кешегә нинди генә авыру килмәсен, нинди генә борчу-кайгысы булмасын, гөнаһлары ярлыкана. Хәтта бармагына шырпы керү дә гөнаһларыннан азат итә, дигән Пәйгамбәребез. Сынаулар-авырлыклар кичергән кеше дә гөнаһлардан арыначак, иншалла. Кеше үзенә сынау яки авыру килсә, гөнаһым өчен дип кабул итсен һәм истигъфар кылсын, ул аны һичшиксез изгелеккә алып барачак. Ә менә авыру кеше турында Аллаһ моны җәзалый икән дип уйларга тиеш түгелсең. Аллаһ аның дәрәҗәсен арттырырга тели, шуңа сыный дип уйласын.
фото Шэхри Казан газетасы сайтыннан алынды.
http://shahrikazan.ru/news/din/chirlgn-keshene-gnalary-yarlykana-dignne-ishetknem-bar-ul-sz-dresme
Нет комментариев