Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсендә бәйрәмнәр дәвам итә 

Кичә, 3 гыйнвар кичендә, район үзәге мәйданында “Дельфин” сәламәтләндерү үзәге райондашларыбыз өчен спорт уеннары оештырды.

 Көн дә булып торган чараларда райондашларыбыз актив катнашалар. Бу юлы да өлкәннәр һәм балалар арасында аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һәм төрледән-төрле бәйгеләр һәркемне үзенә җәлеп итте. Әлбәттә, Чыршы бәйрәменең төп бизәге – Кыш бабайның килүе. Бу юлы да зарыктырмады ул. Котлау-тәбрикләүләрдән соң капчык тулы күчтәнәчләрен уенда катнашкан балаларга өләште. Нәниләр белән бергә истәлек фотоларына төште, тауда алар белән бергә чана шуды. 
Әнә шундый матур бәйрәмнәр дәвам итә. Без исә, үз чиратыбызда, сезне район газетасы сайты аша яңалыклар белән таныштырып барырбыз, безнең белән бергә булыгыз!

 

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса