Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый шигаре астында
Өстән явып торган яңгыр бераз күңелне төшерсә дә, бәйрәмне тамаша кылырга өлкән буын гына түгел, яшьләр дә, балалар да килгән иде.Корноухово мәдәният йортында нәкъ тә менә әлеге исем астында өлкәннәр өчен бәйрәм оештырылды.
Матур теләкләрдән, ихлас тәбрикләү сүзләреннән башланып киткән чара авылыбыз үзешчәннәренең берсеннән - берсе матур чыгышлары белән үрелеп барды. Алай гына да түгел, бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, бәйрәм кичәсе өлкәннәребез өчен кызыклы уен һәм бәйгеләргә дә бай иде. Алар һич кенә дә ялындырып тормадылар, барлык сәләтләрен һәм көчләрен эшкә җигеп, ярышларда актив катнаштылар - тизәйткечләр әйтеп тә ярыштылар, күз бәйләп, матур итеп рәсем дә ясадылар, бии - бии әйләнеп, урындык өчен дә "көрәштеләр", матур җырлар җырлый - җырлый билгеле бер вакыт аралыгында кызыл миләштән мәрҗәннәр дә үрделәр.
Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый, дигәндәй, тормыш мәшакатьләрен баразга гына булса да читкә куеп, рәхәтләнеп ял итте өлкәннәр. Бәйрәм киче күңелле дискотека белән дәвам итеп, җылы әңгәмә корып, чәй табыны артында дәвам итте. Картлыкны шатлык итеп, һәрбер көннән ямь табып, уйнап - көлеп, җырлап - биеп яшәүче авылдашларыбызга бәйрәм ясый алуыбыз, без - мәдәният йорты хезмәткәрләренең күңеленә чиксез бәхет хисләре өстәде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев