Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шагыйрә Фәүзия Галиуллинаны Саҗидә Сөләйманова исемендәге  премиясе белән котладылар

Балык Бистәсенең шифалы һавасын сулап, Солтан суларында йөзеп үскән якташыбыз, “Болгар” радиосы милли музыкаль премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Галиуллина (Солтанны) туып үскән яклары колач җәеп каршы алды.

 Очрашуның сәбәбе дә гадәти түгел, ә Саҗидә Сөләйманова исемендәге  премиясе белән котлау иде. Аны олы бүләккә лаек булуы белән тәбрикләп, көчле алкышларга күмделәр. Чөнки бу бүләкне алу шагыйрә өчен генә түгел, барлык якташларыбыз өчен дә  олы мәртәбә икәнлеге ачык иде. 
 Шагыйрәнең иҗат бәйрәме әнисе Халисә Мөхәммәтфатыйх кызының туган авылында, Яңа Арыш урта мәктәбендә башланып китте. Очрашу бик җылы, эчкерсез халәттә барды. Яңа Арыш мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Галимова җитәкчелегендә бай эчтәлекле программа әзерләнгән, укучылар шагыйрәнең дистәләгән шигырьләрен  ятлаганнар. Шулай ук китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова  авыл халкының Тәлгат Галиуллин, Фәүзия Солтан, Марат Закир, Рәсимә Гарифуллина, Алмаз Хәмзин иҗатын яратулары, аларның   китапларын кулдан-кулга йөртеп укулары турында сөйләде.  

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Роза Гариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса