Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың тамашачы белмәгән серен ачты
Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак -...
Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте.
«Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак - гаҗәпләнмәссез", - диде ул.
Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: "Бу - сер", - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.
Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар - Татар филармониясенең традицион концертлары - 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев