- Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк: тапшыру өч ел дәвамында ни сәбәпле зәңгәр экраннардан югалып торды?
- Барысы да бик гади: мин декрет ялына киттем һәм, бәбигә 3 яшь тулганнан соң, кире эшкә чыктым.
- Яңадан эшли башлаган тапшыруның тәртибе һәм концепциясе үзгәрдеме?
- Төп эчтәлеге шулай ук танылган гаиләләргә багышлана. Элеккечә үк һәркемгә кызыклы гаилә проблемалары күтәрелә. Аерма шунда гына, элек тапшыру ярты сәгатьлек иде, хәзер бер сәгатьлек. Тапшыру геройлары төрле: җырчылар, сәясәтчеләр, бик үзенчәлекле булган гади гаиләләр... "Адәм белән Һава" - "Яңа Гасыр" каналында гаилә учагын яктырткан бердәнбер тапшыру, ул үзгәрергә түгел, ә һәрвакыт камилләшергә тиеш. Сәясәт белән дә һәр кеше кызыксынмый, спорт белән дә һәр кеше кызыксынмый, ә менә гаилә темасы һәркем өчен кызыклы тема. Һәрхәлдә, нормаль кешегә кызыклы булырга тиеш, чөнки гаилә бит ул үзе бер эш кебек һәм аны саклап калу да гади генә түгел.
Кайбер гаиләдән бала тәрбияләү серләренә өйрәнеп каласың, ә кайберләрендә гаилә бәхете чыганагына тап буласың. Безнең тапшыруны карап, кеше үзенә нәрсә дә булса ала һәм нәрсәгә дә булса өйрәнә. Һич булмаса, ул кызыклы мәгълүмат тупларга тиеш. Хәзер кыскалык заманы һәм кеше үз-үзенә нәрсәдер алырга тели. Калын китаплар укып утыручылар хәзер юк дияргә була. Тапшыруны карап, алар үзләренә шул кирәк мәгълүматны алсыннар иде, без шуның өчен эшлибез.
- Сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә дәүләт тарафыннан гаиләгә иҗтимагый институт буларак җитәрлек игътибар биреләме?
- Минемчә, барысы да тәртиптә кебек, ә калганы кешенең үзеннән тора. Хәзер адәм баласы үзе бераз гына бозылды. Хатыннарга булган саен байрак ир кирәк, ирләргә яшьрәк хатын кирәк. Кеше үзен кулда тота икән, үз гаиләсен саклап кала ала. Хөкүмәт гаиләгә комачауламый, кешенең гаиләсен саклавы-сакламавы бары үзеннән генә тора.
- Үз балагызны тәрбияләүдә башка гаиләләрдән алган тәҗрибәгез ярдәм итәме?
- Мин гаилә, балалар һәм дингә кагылышлы күп мәгълүмат алып торам, бик күп укыйм. Иң истә калганын әйтәсем килә - балаларга акча һәм синең нәрсәдер алып бирүең мөһим түгел, аңа синең елмаюың, кочаклавың, игътибарың һәм вакытың кирәк. Бу бүгенге ата-аналарның төп кимчелеге. Балалар компьютер кочаклап утыралар, аларга сәламәтлек ягыннан да, психологик яктан да зур зыян килә. Балаларга, беренче чиратта, ярату кирәк, ул синең яратуыңны тоеп үсәргә тиеш. Ир-атка да шундый ук тәрбия сорала. Син нинди генә тәмле ризык әзерләп торма, аны көләч йөз белән каршы алмыйсың икән, тәмле ризыклар күренмәскә дә мөмкин. Аңа ашыңны да, чәеңне дә матур сүзләргә төреп бирсәң, елмаеп каршы алсаң, ул бу сүзләрне ишетү өчен әллә кайлардан да йөгереп кайтыр дип исәплим. Минем бала тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибәм әллә ни зур булмаса да, үз балама дөрес тәрбия бирергә омтылам. Кызым елмаеп кына тора, димәк, ул үзен яратуларын белеп үсә. Бу бик мөһим. Бала шәхес булырга һәм киләчәктә үз-үзенә ышанып яшәргә тиеш. Үз-үзенә ышанган бала гына нәрсәгәдер ирешә. Безнең үзара мөнәсәбәтләребез дусларныкы кебек. "Менә монысы әтисе, монысы - әнисе, моннан куркырга кирәк, ә монысыннан юк", - дигән нәрсә юк. Өч яшь кенә булса да, аның белән киңәшәбез, гап-гади сорауда да аның фикерен сорыйбыз. Ул минемчә эшлиләр дип уйлый.
- "Яңа Гасыр" каналы тамашачыларына тапшыруның яңадан экраннарга әйләнеп кайтуы уңаеннан нинди теләкләрегез бар?
- Беренчедән, без "Яңа Гасыр" каналы эшли башлауның беренче көненнән үк экраннарга чыктык. "Яңа Гасыр" белән һәрвакыт бер яшьтә калабыз. Икенчедән, конкурентлык бик көчле. Тамашачыларны саклап калу өчен бик нык тырышырга кирәк. Моның өчен кыска һәм кызыклы, нәрсәдер бирерлек тапшырулар булуы зарур, башкача кешене тотып булмый. Барлык татар халкының "Аһ, "Яңа Гасыр" күрсәтә, мин аны гына карыйм" дигән хәлдә булуын телим.
фотоe-kazan.ru
Нет комментариев