Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Корноухово авылы мәдәният йортында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде

Шушы көннәрдә Корноухово авылы мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылучы акциянең максаты – әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка җиткерү, ВИЧ корбаны булмау өчен мәгълүмат тарату, әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп, берникадәр дәрәҗәдә булышу. 

Әлеге акция кысаларында мәктәбебезнең югары сыйныф укучыларына, төрле оешмаларда эшләүчеләргә түштамгалар таратылды. “Әлеге акция нигә һәм кемгә кирәк инде?” – дип кызыксынды кайберәүләр. ВИЧ, СПИД кебек замана чиренең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлаган, үсеп килүче балалары, оныклары өчен борчылып торган кеше мондый сорау бирергә тиеш тә түгел кебек. Ни кызганыч, авыруның җитдилеген күпләр үз башларына төшкәч, соңлап кына аңлыйлар шул. Җәмгыятьтә барган вәзгыятьне, әле балигъ булырга да өлгермәгән яшьләребезнең алып барган яшәү рәвешен ишетеп-күреп, күңелне шик-шөбһәләр белән беррәттән, курку хисе биләп ала. Шуның өчен мондый акцияләрнең уздырылуы бик тә кирәкле,  минемчә. Әгәр дә синең әзме-күпме мәгълүматың бар икән, бу инде син коралланган, дигән сүз. 
Акциябез кысаларында үсеп килүче буынга гына түгел, урта буынга да түштамгалар өләшенде. Буй җитеп килүче ул һәм кызлары, оныклары булганнарга замана афәтенең ни дәрәҗәдә җитди булуын ассызыклап китү бер дә артык булмастыр, мөгаен. Балаларыбызга, якыннарыбызга тулы акыл биреп, замана афәтләренең ятьмәсенә эләкмичә, матур итеп яшәргә язса иде Ходай. 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Корноухово авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса