Корноуховода Әниләр бәйрәме(фотолар)
Чәчәк - чәчәк булмас иде, Күбәләкләр кунмаса.
Җирдә яшәү мөмкин түгел,
Әгәр әнкәй булмаса.
Әле шушы көннәрдә генә Корноухово мәдәният йортында әниләр көненә карата булып узган "Бердәнбер әнкәйләргә" дип исемләнгән бәйрәм концертын тамаша кылырга килгән халыкка берсеннән - берсе матур шигырьләр тыңлап илһамлану бәхете насыйп булды. Алай гынамы соң әле, "Теремок" балалар бакчасы, авылыбыз үзешчәннәре һәм дә мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүчеләрнең уртак көче белән әзерләнгән бәйрәм чарасы берсеннән - берсе моңлы, матур җырларга, дәртле биюләргә һәм дә көлкеле чыгышларга бай булып, тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Шыгрым тулы зал рәхәтләнеп ял итте бу көнне - берсеннән - берсе оста үзешчәннәребезгә кушылып җырлады да, елады да, аяклар талганчы биеде дә, һич тартынмый күңелле уеннарда да катнашты. Тамашачыларның шат һәм канәгать йөзләрен күрү - без, оештыручылар өчен илһам чыганагы булды.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев