Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Корноухово авылы балалар бакчасында әһәмиятле чара үткәрелгән

Әле шушы көннәрдә генә Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Теремкәй" балалар бакчасында бик тә әһәмиятле чара үткәрелде. "Светофорның ялы юк" дип исемләнгән әлеге чара балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, аларны юл билгеләре белән таныштыру максатыннан чыгып оештырылды.

Уен формасында алып барылган чарада балалар бик актив катнаштылар. Юл йөрү кагыйдәләрнең күпчелеге һәм иң мөһимнәре белән таныш та булып чыкты алар. Шулай итеп, ул көнне балалар белән булган белемнәрне бары тик ныгыту максатында гына эшләргә туры килде. Алар өчен әзерләнгән уеннар да нәкъ тә менә юл йөрү кагыйдәләре, транспорт чаралары һәм дә төрле билгеләр белән бәйле иде. Балалар бу көнне кроссворд та чиштеләр, табышмакларга да җавап бирделәр, ярый һәм ярамый торган гамәлләрне искә төшереп үттеләр, үзләрен шофер ролендә дә сынап карадылар, билгеле бер ситуацияләрдә светофорның кайсы төсе кулланылганын ачыкладылар, төрле транспорт чаралары искә алынган әкият һәм мультфильмнарны барладылар.

"Юл йөрү кагыйдәләре - ул һәркем тарафыннан үтәлергә тиешле бик кырыс канун. Ул ялгышуларны гафу итми , бер кечкенә генә ялгыш та зур һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сездән юлларда мөмкин кадәр игътибарлы булуыгыз сорала. Бары шул чакта гына сез сау - сәламәт һәм батыр егет - кызлар булып үсәчәксез!". Әлеге сүзләр бүгенге очрашуга нокта куйды.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев