Күки "Кояшкай" балалар бакчасында бәйрәм күңелле үтте.
Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,ин, кадерле,газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Алар булган жирдә ризык бар, җылы бар.
Күки "Кояшкай" балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да, 28 нче ноябрь көнне, матур бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмдә балаларның әниләренә багышланган матур җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре килгән әниләребезнең күнелләрен күтәрде. Әниләр үзләре дә сәләтләрен күрсәттеләр, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаштылар. Ахрдан уз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр.Һәр әнигә дә бәйрәм охшады. Менә шулай итеп, безнең балалар бакчасында күркәм, күңелле бәйрәм булып узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев