Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илһам бирде, очкын сипте театр (Район театр фестивале нәтиҗәләре)

Бу көннәрдә районыбыз мәдәният йортлары күңелле ыгы-зыгы белән мәш килде. Ике ай дәвамында мәдәният хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре белән берлектә әзерләнгән спектакльләрне жюрига тәкъдим иттеләр.

Әлеге театр фестивале Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның - 100 һәм халык театрының 45 еллыгына карата үткәрелде. Һәм анда Равил Шәрәфиев исемендәге 22 үзешчән театр коллективлары катнашты. Фестивальнең беренче туры урыннарда үтсә, икенче турына мәртәбәле жюри әгъзалары: Равил Шәрәфиев, Хәбир Ибраһимов, Фирүзә Зиннәтуллина, Раушан Шәриф, Халидин Әхәтов театраль коллективлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды.Әлеге турга Югары Тегермәнлек авылы үзешчәннәре Рабит Батулланың  “Кичер мине, әнкәй” спектаклен, Юлсубинолылар Аяз Гыйлаҗевның “Ефәк баулы былбыл кош”, Каз. Чаллы авылы театр коллективы Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” спектаклен, кечеәшнәклеләр исә Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - үзе бер гомер” спектакле белән үттеләр.
16 ноябрь көнне район мәдәният йортында югарыда санап үтелгән коллективларга лауреат дипломнары һәм кубоклар тапшырылды. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Фәрвәз КАЮМОВА,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса