Алар - эстрададагы иң үзенчәлекле һәм тату гаиләләрнең берсе. Аларны бер фамилия белән генә атап булмый, чөнки гаиләдә берьюлы өч фамилия - Ганиев, Биктимерова, Асаева. Һәм аларның һәркайсы талантлы һәм җырлый, хәтта ике яшьлек Кәрим дә.
- Минем тормыш гадәти түгел. Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан...
Алар - эстрададагы иң үзенчәлекле һәм тату гаиләләрнең берсе. Аларны бер фамилия белән генә атап булмый, чөнки гаиләдә берьюлы өч фамилия - Ганиев, Биктимерова, Асаева. Һәм аларның һәркайсы талантлы һәм җырлый, хәтта ике яшьлек Кәрим дә.
- Минем тормыш гадәти түгел. Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан башлап, үзебезгә җыярга туры килде. Лилия белән авырлыклар кичердек: башта кеше фатирында яшәдек. Әле бит безнең яшь аермасы да зур. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, ул вакытта ук анда миңа карата матур хисләр булгандыр, дим. Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бүген телевизордан барлык фильмнарда да хатын-кызның уенда байлык, аңа акча гына кирәк дип күрсәтсәләр дә, минемчә, алар өчен рухи канәгатьлек мөһимрәк. Иренең җылы мөнәсәбәтен бернинди акча да алыштыра алмый. Мәсәлән, Лилиянең күңелен күрер өчен күп кирәкми. "Бүләккә акча әрәм итмә", - ди ул. Чәчәккә дә артык исе китми. Тыныч, имин яшәвебез аңа күпкә кадерле, - дип сөйләгән Фәдис Ганиев
Акчарлак басмасына. - Рөстәм белән дә дустанә мөнәсәбәттә без. Гөлназга рәхәт. Хәзер иҗатта үзенең карьерасын башлап җибәрде. Бу өлкәдә киңәшләшергә, әнисеннән тыш, ике әтисе бар. Ир бала - әнисенә, кыз бала күбрәк әтисенә тартыла, диләр бит, чынлап та шулай икән ул. Гөлназга минем белән уртак тел табу җиңел, аның белән күбрәк аңлашабыз. Әнисе белмәгән серләребез дә бар. Кәрим белән Гөлназ арасында минем өчен бер аерма да юк, икесе дә миңа кадерле.
Нет комментариев