Əнвәр Нургалиев: «Миңа ямьсез хат язучы ханымнар, буш вакытыгыз күп булса, мәчеткә барып дога кылыгыз!»
Гашыйклар көне уңаеннан "ШК" журналистына Əнвәр Нургалиев хатыны белән танышу тарихын сөйләгән иде. «Ирина белән дүшәмбе танышкан булсак, тәүге очрашуны пәнҗешәмбегә генә билгеләдем. Нигә икәнен еллар үткәч сөйләдем: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы бар иде. Ə менә пәнҗешәмбе Ирина янына озын кызыл роза тотып килдем дә, шуннан соң...
Гашыйклар көне уңаеннан "ШК" журналистына Əнвәр Нургалиев хатыны белән танышу тарихын сөйләгән иде.
«Ирина белән дүшәмбе танышкан булсак, тәүге очрашуны пәнҗешәмбегә генә билгеләдем. Нигә икәнен еллар үткәч сөйләдем: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы бар иде. Ə менә пәнҗешәмбе Ирина янына озын кызыл роза тотып килдем дә, шуннан соң аерылышмадык. Биш ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек», - ди ул.
Бу язмадан соң җырчы адресына бик күп ямьсез хатлар килә башлаган. Кызлар озатуыннан тыш, аны концертларында фонограммага җырлый дип тә гаеплиләр. Барлык гайбәтләр Əнвәр Нургалиевның ачуын бик чыгарган.
- Минем турыдагы комментарийларны укып чәчем үрә торды: нәрсә генә язмыйлар?!
Дуслар, элек бит кызларны матур итеп озатып куеш иде. Совет заманасы, ул чактагы тәрбия бөтенләй башкача иде. Гармуннар сузып, җырлый-җырлый капка төбенә кадәр озата идек.
Аннары, фонограммага җырлавым турында бик күп язганнар. Халык аны-моны сөйләмәсен өчен, быелгы программада хәтта бер генә җырны да фонограммага башкармыйм. Күрәсең, диванда ятып тәнкыйть язучыларга күбрәк күренәдер.
Ə иң кызыгы шул: ямьсез хатларны язучылар - хатын-кызлар. Ул ханымнарның буш вакыты күп икән, мәчеткә барып дога кылсыннар. Менә, ичмасам, файдалы эш булыр иде!
фотоhttp://gorodskoyportal.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев